Время проведения: 28.04.2020-30.05.2020
«ҮКС» МБУнең 11 нче санлы китапханәсе «Кызык та соң кечкенә дусларыбыз» шәһәркүләм онлайн-бәйгесенә йомгак ясады. Бәйге өч номинациядә үткәрелде: – «Хайваннар – китап геройлары» (тәкъдим, бәяләмә, хайваннар турындагы укылган китапларга рецензия); – «Тугры дуслар» (йорт хайваны белән фото); – «Хайваннар турында шигырьләр» (баланың җәнлекләр турында шигырь сөйләвенең видеоязмасы). Матур төсле фотолардан безгә акыллы һәм хәйләкәр, шук һәм шаян дүрт аяклы дусларыбыз елмая. Алар барысы да мөлаем, араларында иң-иңен сайлап алу да җиңелләрдән булмады. Җиңүчеләрнең барысына да электрон почта аша дипломнар җибәреләчәк. Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез! Белешмәләр өчен телефон: 8 987 0015606 |